Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан районнарында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрә
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы районнарында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрә. Июнь-октябрь айларында дәүләт комитеты җитәкчеләре республиканың 21 муниципаль районында яшәүчеләр белән очрашачак. Гражданнар якындагы 8 июньдә Арча районында һәм 15 июньдә Буа районында кабул ителәчәк.